Авыл (Чыршы авылына багышлап язылган) (исполнитель: Ришат Галимов)
Авыл. (Чыршы авылына багышлап…) Чит җирләрдә күпме гомер зая үтте, Чәчләргә инде чал кергән... Соңгы вакыт көн дә төшләремә керә - Туган авылым дәшә уземә... Хыялыма кабат куйдым мин пар канат, Тугайларда йөрдем адашып. Туган нигез күптән ямансулап көтә Чит җирләрдә йөргән баласын... К.: Түгәрәк аланда кабат Ялан тәпи – ялан аяк Йөгерәсе иде сулыш капканчы!!! Су буйлары сандугачлы – Тәүге сөйгән ярны кочып Бер йөрисе иде таңнар атканчы... Сагынам сине, туган авылым Чыршы! Урамнарны урап кердем туган йортка Чыкмасмы дип әнкәй каршыма?! Ишегалды - үлән, бусагалар иңгән, Ах, ярсыма, йөрәк, ярсыма!!! К.: шул ук.