кызын Лилиядэн** сагынам энием(( (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Мәңге кайтмас җиргә киттең әнкәй 
Эзләреңнән елап йөгердем
Ләйсән яңгыр булып күз яшләрем
Юлларыңа синең түгелде

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Кемнәр сөяр мине балам диеп,
Синнән башка, әнкәй, мин ятим
Кемгә килеп зарларымны сөйлим
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да

Ник ашыктың әнкәй, янә бергә
Яшәргә дә иде. яшәргә
Өзгәләнеп уза гомерләрем
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә

Риза булыр идем, яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да
Әнкәй бәгърем кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lady Antebellum Somewhere Love Remains  Bowling for Soup You and Me  Ушел на небо  Богатырская Застава  Lonely - i am so Lonely  Полшестого  Козацкая  Собак 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - кызын Лилиядэн** сагынам энием((?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен