Яшьлегем эзләре (исполнитель: Румия Фәтхетдинова)
Җил белән серләшкән каеннар Яңарта яшьлегем хисләрен. Шомыртлар ак шәлен ябынгач, Сагынам авылым кичләрен. Сагынам, сагынам өзелеп Ялкынлы яшьлем эзләрен. Назлы җил, йомшак җил китерә Чәчәкле болынның исләрен. Мин тоям, мин тоям җилләрнең Яшьлектән наз булып искәнен. Сагынам, сагынам өзелеп Ялкынлы яшьлегем эзләрен. Бирелеп уйларга, хыялга Тыңлыйм мин чишмәнең агышын. Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп, Җырлыйлар яшлегем хисләрен. Саклаган,саклаган авылым Ялкынлы яшьлегем эзләрен