Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Миңа баткан күзләреңнән Үбәм сине шашып... Үбәм... миннән башкаларга Булмасын ул гашыйк. Күзләрең белән берочтан Керфегеңне үбәм... Усал күзләр караганда Алар төшсен түбән. Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк — Ах шул йөрәк, серле йөрәк, Яши тирәндәрәк. Колак яфракларың синең Кытыклансын, үбәм. Беркайчан да усал сүзләр Ишетмәсен миннән. Күзләреңнән, битләреңнән, Маңгаеңнан үбәм — Җыерчыклар алмасыннар Минем гаеп белән. Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк — Ах шул йөрәк, серле йөрәк, Яши тирәндәрәк.