Шаулама кара дингез (исполнитель: ♫ Айдар Галимов)

Шаулама син, Кара диңгез,
Хәтерләтеп үткәннәрне,
Хәтерләтеп сөйгәннәрне
Һәм сөелми киткәннәрне.

Синең кебек шаулаган бар,
Котырган бар, дулаган бар,
Таш бәгыръле язмышыма
Башны бәреп елаган бар.

Булды инде, үтте инде,
Үткәннәрем кайтмас кире,
Бер үк дулкын икенче кат
Ярларына какмас кире.

Дулкыннар да мәңге түгел,
Бер шаулый да тына бит ул.
Күңелләр дә бер кителсә
Кылыч кебек сына бит ул.

Шаулама син кара диңгез,
Хзтерлзтеп үткәннәрне,
Минем күнел дулкынланмый -
Дулкынландыр бүтәннәрне.

Булды инде, үтте инде,
Үткәннәрем кайтмас кире,
Бер үк дулкын икенче кат
Ярларына какмас кире

Шаулама син, Кара диңгез,
Хәтерләтеп үткәннәрне,
Хәтерләтеп сөйгәннәрне
Һәм сөелми киткәннәрне.

Синең кебек шаулаган бар,
Котырган бар, дулаган бар,
Таш бәгыръле язмышыма
Башны бәреп елаган бар.

Булды инде, үтте инде,
Үткәннәрем кайтмас кире,
Бер үк дулкын икенче кат
Ярларына какмас кире

Шаулама син кара диңгез!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Зу-Ляй-Ля -  Твой опыт  МАША РЕЙН  Сэер кеше  Deep House Winter Mix 2015 Ahmet Kilic  TARABAROVA - Кто ты  Фастфуд Trilogy  Warum bin ich so frohlich Alfred J Kwak 
О чем песня
♫ Айдар Галимов - Шаулама кара дингез?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен