Картая мыни соң йөрәк. (исполнитель: Хәлимә Хәсәнова)
Әкрен генә, сиздермичә Яшьлек гомерем үтә. Күңелем бер дә картаймый, Һаман да нидер көтә. Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да. Үтте яшьлек, җүләрлек, дип Җырларда җырланса да. Нигә соң болай үземне Канатлыдай хис итәм? Әллә яшьлегем кичләре Әйләнеп кайтты микән? Мәхәббәт яшьләрдә, диләр, Була ул һәркемдә дә Мәхәббәтсез яшәп булмый Олыгайган көннәрдә дә.