Карлар Ява (очып-очып-очып-очып кил иркям яннарыма) (исполнитель: ♫ Салават Фатхетдинов)

Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Бүген тагын яудылар.
Син киткән юлларга мине
Кабат алып бардылар.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Синең кайтыр чак кына.

Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Юк, юк, яулый алмыйлар.

Минем алтын хаклыгым,
Ак кардан саф аклыгым;
Кочып, кочып, кочып, кочып,
Сиңа сөйләр шатлыгым.

Җилләр тынды, юллар тынды,
Миндә тынмас зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сизелә.

Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Beanie Sigel What A Thug About  Beanie Sigel Change  Kosheen Guilty Original  Beanie Sigel The Day  Guilty Simpson Robbery  Guilty Simpson I Must Love You  When we can  Влюбляться 2013 Полина Гагарина 
О чем песня
♫ Салават Фатхетдинов - Карлар Ява (очып-очып-очып-очып кил иркям яннарыма)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен