Җомга (исполнитель: Әнвәр Нургалиев)
Анвар Нургалиев - Жомга Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачы, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде. ------------------------------------------------ группа Анвара Нургалиева [bad word] [bad word] anvarnurgaliev)