Сүнмәс дәрт. Татар халык җыры. (исполнитель: Габдулла Рахимкулов)
Сүнмәс дәрт.
Агыйделдә ак караб ла
Утырдым алга карап
Бер генә сүз әйтер идем
Нурлы йөзеңә карап.
Талдан тартма ясар идем--
Тал кабыгы сузылмай
Синең күңелең белмим ничек
Минем күңелем суынмай
Зәңгәр чиләгең бик матур
Су белән тулса иде
Күңелләремә охшадың
Гомерлек булсаң иде