Нигә яна йөрәгем. Татар халык җыры (исполнитель: Хәмдүнә Тимергалиева)

Сандугачлар ияләшкән 
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Полина Гагарина – И сказал мне Ангел  Seventh heaven aya  Bolalar - meniki  Have Faith Collide  Animerap 4 war  Слуга тьмы  Agnar - Nie erloschen 
О чем песня
Хәмдүнә Тимергалиева - Нигә яна йөрәгем. Татар халык җыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен