Җырлыйм әнием турында (исполнитель: Габдулла Рахимкулов)

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Әйдә икәү җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин.
Әнием, сиңа!"
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Не зови ты меня  10 on 10  I wanna be like you  Сд тяга к прекрасному  F(x) danger 
О чем песня
Габдулла Рахимкулов - Җырлыйм әнием турында?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен