Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Сине күргән саен шатланамын,
Бәхетемә тигән өлештән...
Бер елмаеп карауларын синең
Кадерлерәк алтын-көмештән...

Син бәхетле булсаң, миңа житә
Ниләр тели алыйм мин тагын?
Минем беләнме син, түгелме син
Тик бәхетле генә бул җаным

Яратырга мине өйрәттең син,
Онытылып бөтен дөньядан..
Һәр яңа көн җиргә туган саен
Гашыйк булам сиңа яңадан...

Син бәхетле булсаң, миңа җитә
Ниләр тели алыйм мин тагын?
Минем беләнме син, түгелме син
Тик бәхетле генә бул җаным

"Җаныкаем" диеп эндәшсәмдә
Син минеке түгел әлегә...
Синең белән таныштырган язмыш
Кавыштырса иде мәңгегә..

Син бәхетле булсаң, миңа җитә
Ниләр тели алыйм мин тагын
Минем беләнме син, түгелме син
Тик бәхетле генә бул җаным
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Dream Lover Misfits  Vrej Robert Sargsyan  Azerbaycan mahnilari  Brian Eno Ali Click  Wake Up Coockoo  Indvblxck  Mystery Jeris 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен