Ашмас хыяллар (Р.Галимов сүзләре) (исполнитель: AiFaRa)

Ашмас хыяллар.

Ябалак кар уйный-уйный яуды,
Каплый барды синең эзләрне.
Кыш суытты шашкын сөю утын,
Боз каплады күңел күзләрен…

К.: Мин ялгызым бүген, берьялгызым,
Өмет утым сүнде күңелдә…
Китеп бардың саубуллашмый хәтта,
Минем йөрәк тимер түгел лә!..

Йотты сине кышкы салкын бушлык,
Тайгак юллар салды арага.
Йә, Ходаем, нигә яздың миңа
Бозлы утта ялгыз янарга?!

Сүнде инде сөю кояшыбыз,
Мәңгелек төн- ашмас хыяллар…
Язмышлардан узып булмый икән,
Ашкынудан инде ни файда?
09. 02.2001
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Там там где фантам мы же типо там там договорились  Караиделем  Караидель  Макс барских полураздета  Стала сильнее Клава Кока  Клава Кока стала сильнее  Остап парфенов 
О чем песня
AiFaRa - Ашмас хыяллар (Р.Галимов сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен