Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сөенечкә булган икән Яшьлегемнең иртәсе.. Үзем кебек гади ярны Килде гашыйк итәсе. Кушымта: Өметем зур булмаса да, Бәхетем булды зурдан. Ул бәхетләргә ураучы Син икән бит, син булган. Син дә мине, мин дә сине Ярты сүздән аңладык. Биекләргә менмәсәк тә - Түбәндә дә калмадык. Кушымта. Гомер алда - бәхет янда. Ни кирәк безгә тагын? Бүген гашыйк булган кебек Яратам сине җаным. Кушымта.