Сез иң гузәл кеше икәнсез (исполнитель: Фанис Яруллин)

ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы 
ФӘНИС ЯРУЛЛИН сүзләре 

Килгән чакта башка авырлык, 
Җитми калса көч йә сабырлык, 
Сиздермичә ярдәм иткәнсез — 
Сез иң күркәм кеше икәнсез. 

Балаларның теле — кыңгырау, 
Гел чыңгылдый, ява мең сорау. 
Барысына да җавап биргәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез. 

Укып чыгып, дөнья тануны, 
Бәхетебезне эзләп табуны 
Зур ышаныч белән көткәнсез — 
Сез иң сабыр кеше икәнсез. 

Мактагансыз тиеш урында, 
Яклагансыз тиеш урында. 
Безнең өчен сез тир түккәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Akon- nanana  Came here to party  Beatles misery  Я боюсь этой тьмы Игорь Наджиев  Богом данная мне  The gift  Gogol Bordello  Ангел обойма 
О чем песня
Фанис Яруллин - Сез иң гузәл кеше икәнсез?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен