Син бэхетле булсын очен (минус)... (исполнитель: Ильдар Хакимов)

Син бэхетле булсын очен.

Төссез генә барган тормышымны 
Алсу гөлгә күмеп килдең сиң.
Шат елмаеп чыккан кояш кебек
Ходай биргән бәхет идең син.

Син бәхетле булсын өчен генә,
Әйт, җаныем, нишли алам?
Сине саклап, назлап яшәргә дип,
Мәңгегә янәшәңдә калам.

Нинди ләззәт җитә бу дөньяда
Сөйгәнеңнән сөелеп яшәргә?
Ни кадәр көч-куәт бирә миңа
Барлыгыңны белеп яшәү дә.

Син бәхетле булсын өчен генә,
Әйт, җаныем, нишли алам?
Сине саклап, назлап яшәргә дип,
Мәңгегә янәшәңдә калам.

Киңәшчем дә, якын дустым да син,
Иң кадерле газиз кешем дә.
Матурлыкны тоя белер өчен
Мәхәббәте кирәк кешегә.

Син бәхетле булсын өчен генә,
Әйт, җаныем, нишли алам?
Сине саклап, назлап яшәргә дип,
Мәңгегә янәшәңдә калам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Нашид Аллах1у Акбар - Нашид  ST - держись  Не плачь малыш Все это - снег и пепел Alai Oli  2rbina 2rista барракуды  Говори люблю А Де Маар и DJ Unix  Sabrina-Leo  Тунеядец  Storm Inside заставь остыть 
О чем песня
Ильдар Хакимов - Син бэхетле булсын очен (минус)...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен