"Ник язган язмышлар ярату". Айгөл Валиуллина сүзләре, (исполнитель: Раиль Гиззатуллин.)
"Ник язган язмышлар ярату" Моң булып тамганда җаныңа Сөюнең иң соңгы тамчысы. Өметнең җепләре өзелә, Йөрәкнең киселә яртысы. Соң сулыш алганда мәхәббәт, Гүя җан аерыла тәнемнән. Без тойган сөюне аңлату, Килми бит ,килми һич хәлемнән. Офыклар артында таралды, Алсуы бәхетле таңнарның. Әллә син тугансың иртәрәк, Әллә мин бәхеткә соңардым. Ник язган язмышлар ярату, Исертеп мизгеллек уенда. Синең дә үз ярың яныңда, Минем дә үз парым куенымда.