"Сагынма да ялынма да" Алсинә Салахова сүзләре, (исполнитель: Раиль Гиззатуллин)

“Сагынма да, ялынма да”
Алсинә Салахова сүзләре.          
Фирзәр Муртазин көе.

Көлгә әйләнгән хисләрне,
Җилләргә сипкән инде.
Акылны тыңламый йөргән,
Чакларым үткән инде.

Сагынма да, ялынма да.
Сөюләр үлгән инде.
Син дип янган учакларның,
Ялкыны сүнгән инде.

Матур сүзләргә ышанган,
Йөрәктән көләм инде.
Мин дә хәзер саф хисләрнең,
Бәясен беләм инде.

Йөрәкнең ишегендә дә,
Зур йозак күптән инде.
Чын сөюне таный алган,
Вакытлар җиткән инде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ночная жизнь наших книг Утро! Утро!  Ночная жизнь наших книг Кафешка Джима  Ночная жизнь наших книг Играют  Ночная жизнь наших книг Прикосновение  Ночная жизнь наших книг Расставаться  Больше позитива  Richard Sanderson 1980 La Boum OST Vladimir Cosma  Firefly Mesh 
О чем песня
Раиль Гиззатуллин - "Сагынма да ялынма да" Алсинә Салахова сүзләре,?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен