Сагышлы сою (исполнитель: Гульназ Асаева)
1) Кошлар булып очар идем, Юк минең канатларым. Сагышларга сала җанны, Өзелеп сөйгән ярым. Кушымта: Бәхеткә барып җитүнең, Урау икән юллары. Яралгансың ла сөюем Сагыныр өчен бары. 2) Хатлар көтеп көннәр үтә, Гөмер дә үтер ахры. Ни язгандыр, язмышлардан Китепләр булмай ары. Кушымта шул ук. 3) Юк әле, юк өметсезлек, Биләмәй минең җанны Соңгы сулышыма кадәр Көтәрмен бары аны.