Кадерле жан (minus) (исполнитель: Айдар Галимов)
1) Күзләреңне күрмәдем мин Тимәде кулың кулга Матур гөлләмәләр тотып Чыкмадың никтер юлга... Зыңлап тора тик бер сорау: “Кайчан? Кайчан?” Офыкларда пәйда булыр Кадерле җан... 2) Бу тартылу гомерлекме, Мәңгелекме бу тартылу? Җирдә туфан калыкса да Тартылудан юк котылу... Зыңлап тора тик бер сорау: “Кайчан? Кайчан?” Офыкларда пәйда булыр Кадерле җан... 3) Араларда җил-давыллар Сәлам дә юк, хәбәр дә юк. Кадерле җан дәшә сыман Уйларымнан юллар салып... Зыңлап тора тик бер сорау: “Кайчан? Кайчан?” Офыкларда пәйда булыр Кадерле җан...