Хуш инде «24 ел сезнең белән» (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)
«Хуш инде» И.Юзеев сүз., Ф.Мортазин көе Хуш инде, мәңгегә Хуш инде. Китә яз, китә наз — Кыш инде. Тагын бер текәлеп Карыймчы: Рәсемеңне күңелемә Алыймчы. Ул китә, мәңгегә Дип китә. Соң килде мәхәббәт, — Ник китә? Чаналар кузгалып Киттеләр, Йөрәкне өздереп Үттеләр. Эзләрен кар-буран Сылады. Юлларга җил ятып Елады. Хуш инде, мәңгегә Хуш инде. Үтте яз, буранлы Кыш инде.