Сездә кала ярты җаныбыз (исполнитель: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов)

Сездә кала ярты җаныбыз

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Кушымта:
Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең hәрбер таңыгыз
Китсәк тә без ерак еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тирбәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Кушымта.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Это жизнь Сосо Павлиашвили и Григорий Лепс  Они не мы гамора  Уральские пельмени легенда про новый год  Hamatora The Animation ED  Эпоха смут  В доме пахнет  Начинаю забывать Кристина си  Жуёшь 
О чем песня
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Сездә кала ярты җаныбыз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен