Туган тел (Татар халык көе, Г. Тукай сүзләре) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән
әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта
ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган
иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
әткәм-әнкәмне, ходам!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Enzela  Просто будь рядом misad  Ты нужнее чем воздух которым  У меня немае дому  Nafrat ki duniya ko chhod  Tmnt 2012 Season 3 Opening 2003 Theme Song  PAN4-Мне похуй 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Туган тел (Татар халык көе, Г. Тукай сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен