Безнең гомер муз. Марат Мухин, сл. Рамис Аймат (исполнитель: Диля Нигматуллина & Булат Нигматуллин)

Таңдан искән җилләр кебек, 
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...

Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Walk Into The Sun Dirty Vegas  Водевиль водевиль  Обычный парень  Jonny Lang If We Try  Jonny Lang Goodbye Letter  Jonny Lang The Other Side Of The Fence  Andrew Lloyd Webber Think Of Me 
О чем песня
Диля Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнең гомер муз. Марат Мухин, сл. Рамис Аймат?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен