Япь-яшь чаклар,матур чаклар (исполнитель: Габдельфат Сафин)
Икәү учак яккан идек, Ярда балкып калды ул. Ничә еллар сөю уты Йөрәкләрдә янды ул. Япь-яшь чаклар, Матур чаклар, Җилле чаклар бар иде. Учаклардай дөрләп-дөрләп Янган чаклар бар иде. Икәү учак яккан идек, Күпме сулар актылар. Тормышның борма юлында Сүрелмәде ярсулар. Япь-яшь чаклар, Матур чаклар, Җилле чаклар бар иде. Учаклардай дөрләп-дөрләп Янган чаклар бар иде. Учагыбыз янсын әле, Тоймый еллар узганын. Киләчәккә илтсәк иде Аның якты нурларын. Япь-яшь чаклар, Матур чаклар, Җилле чаклар бар иде. Учаклардай дөрләп-дөрләп Янган чаклар бар иде.