Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Төнге сәяхәт З. Хәким көе һәм сүзләре Төн ябынгач йолдызлы юрганын, Дәшә мине Шигырь-Төнгизәр. Көмеш сулы яп-якты елгада Бер кечкенә салда мин йөзәм. Ике яктан кычкыралар миңа, Яңгыратып ярлар арасын; Сал чайкала, йөзә бата-калка, Ләкин килми ярга борасым. Җырларымнан үрелгән салымда Дулкыннарда — уен-шаяру. Җирдәгеләр тора аптырап — Уемда юк җиргә таяну. Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, Гүя мине кояш сагына. Көн, шатланып, суза кулларын Минем нәни, кыю салыма.