Ак яулыклы энием минем. Минем ин яраткан татар жыры. Энилэргэ багышлап! (исполнитель: Искандер Биктагиров)

Ак яулыклы әнием
Луиза Батыр-Болгари көе Наил Касыймов сүзләре
Чәчләреңә япкан ак яулыгың
Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.
Ак яулыгың төсле ак күңелең,
Саф күңелең чагыла күзеңдә.
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син — якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,
Югалттың шул инде Саулыгың.
Кара кайгыларны күрсәң дә син,
Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син — якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Motion City Soundtrack Make Out Kids  Motion City Soundtrack Time Turned Fragile  Motion City Soundtrack Hangman  Motion City Soundtrack Invisible Monsters  Motion City Soundtrack Fell in Love Without You  Motion City Soundtrack This Is For Real 
О чем песня
Искандер Биктагиров - Ак яулыклы энием минем. Минем ин яраткан татар жыры. Энилэргэ багышлап!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен