Кайтам але туган якларыма (минус) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Acapella Express  Алтын кибик бармагъынг Алим Газаев  Wu Yifan  Dazzle Dreams -Step By Step  Песочное Время  Yohko  Крик2  Arsenal away boyz 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (минус)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен