Шәмнәр ялгыз түгел (исполнитель: Роберт Ямгуров)

Шәмнәрдән сора, шәмнәр алдый белми,
Кайчан көн туа, кайчан яктыра.
Таң әле ерак, шәмнәр әле сүнми,
Ялгызлык ишек шакый сак кына.

Төн буйлап мин шигырьләр эзлим төсле, 
Төн буйлап мин җырларга канат куям.
Мин яратам бугай бу сәер хисне,
Мин яңадан бик якында сине тоям.

Таңнар ачылыр, тик кайсыдыр пәрдәләр корган тиле күңел.
Таңнар табылыр, барыбер яктылык күренер,
Тик шуны бел, тик шуны бел.
Шәмнәр ялгыз түгел, шәмнәр минем күнел.

Куңел катыннан оча гына хисләр,
Кәгазь битендә шигырь бураны.
Шәмнәр саргая, бу бураннар нишләр,
Бу юлларны да ялкын урармы?

Төн буйлап мин шигырьләр эзлим төсле, 
Төн буйлап мин җырларга канат куям.
Мин яратам бугай бу сәер хисне,
Мин яңадан бик якында сине тоям.

Таңнар ачылыр, тик кайсыдыр пәрдәләр корган тиле куңел.
Таңнар табылыр, барыбер яктылык күренер,
Тик шуны бел, тик шуны бел.
Шәмнәр ялгыз түгел, шәмнәр минем күңел.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Big Star The Ballad Of El Goodo  Big Star Thirteen  Big Star The India Song  Big Star My Life Is Right  Big Star Give Me Another Chance  Big Star Try Again  Big Star Watch The Sunrise  Big Star In The Street 
О чем песня
Роберт Ямгуров - Шәмнәр ялгыз түгел?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен