Син гомер агышларым (исполнитель: Нәфкәть Нигматуллин)
Акты ташып, акты ярсып кар сулары, Шулдыр инде язның ташып ярсулары. Акты безнең кар өстендә калган эзләр, Акты елап, икәү бергә салган эзләр. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Язлар килә, язлар китә, сулар ага, Көннәр ага, айлар ага, еллар ага Суларның да, айларның да, елларның да Агышыннан эзләр кала, эзләр кала. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Менә инде тагы җиргә карлар ява, Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында. Ага сулар, айлар ага, еллар ага, Сине күрәм айлар, еллар карашында. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Текли, разливаясь, текли разъяренные снежные воды. Это и есть, наверно, разъяренный разлив весны Текли наши следы, оставшиеся на снегу Текли проложенные нами вдвоем следы Ты – теченье моей жизни Ты – моя печаль Ты – мой мир радости Мои потери и находки Ты – моя печаль Вот уж снова на землю падает снег Как будто все осталось под снегом Текут воды, текут месяцы, текут года Тебя вижу во взгляде месяцев, годов Ты – теченье моей жизни Ты – моя печаль Ты – мой мир радости Мои потери и находки Ты – моя печаль Ты – теченье моей жизни Ты – моя печаль Ты – мой мир радости Мои потери и находки Ты – моя печаль Ты – моя печаль