Юкка упкэлэгэн булып (Соңлама, 2002) (исполнитель: Салават)

Күңелкәем канатланды
Сине тәү күргән чакта;
Хәзер яна йөрәккәем
Уйлабам синең хакта.

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.

Оныт, дисең, араларны
Ничек өзәем икән;
Аерылу газабына
Ничек түзәем икән?

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.

Хәтерләсәң яшьлегеңне,
Күзләреңә яшь тулыр;
Эх, диеп бер үкенерсең —
Гомерләр үткән булыр...

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ivan dorn bigudi  А я хочу быть собой  Я верю в судьбу  Домино- лови дыхание мое  Baller чайки  Дом Роман  Beliv me  Ми-украина 
О чем песня
Салават - Юкка упкэлэгэн булып (Соңлама, 2002)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен