Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Язмыш рәсемнәрен элә, күңел күргәзмәсенә
Минем сулыш бизэк ости, булмэ тэрэзэсенэ
Суз эйтмэсеннэр безгэ, без бит буген бэхетле
Нурын сибеп тора кояш, кунеллэрдэ рэхэтлек

Рэхмэт сузлэрен эйтэм, яннарымда булучыга
Чыга күзләремнән яшьлэр, бэхет кайчак елата
Тик нигэдер елатмады, килгэн чакта кайгылар
Үткән юлга бүгенгедән моңсуланып карыйлар 

Ә мин яшим елмаеп, язмыш миңа елмая
Ерагая миннән яшьлек, яшен сыман яктырып
Озак торып тукталышта, шиксез туймам тормыштан
Калышма адымнардан, бергә качыйк сагыштан

Үткәннәргә кайтып булмас, бүгенге көн татлырак
Беркатлырак йөрәгемнең тибешләре шатландыра, 
Һәм мин барам хыялланып, синең хакта уйласам
Тормышымның сере шунда: бәхет килә елмайсаң

Эйдэ елмай,хей(6раз)

Минем туган көнем түгел, тик шулай да мин елмаям,
Миңа бер карт та елмая – пластик тәрәз куйдырган.
Кәефемне сындыралмас, юлны кискән кара мәче,
Холкым кәефне катырган, һәм ул бүген корыч төсле.

Йөрәктәге урыннар әле сатылмаганга,
Үзем атылмаганга, сөю кабынмаганга,
Мин шатланам, миңа бу көч бирә бүген,
Тик бер генә үкенеч – китап бүләк түгел.

Акча боза диләр безне, халкым изге алайса.
Тормыш тагын да җайланыр, дәүләт безне уйласа.
Сәхнәләргә караганда, бөкеләрдә озаграк торам.
Шуңа карамастан да, бу шәһәрне яратам.

Бер белмәгән кешеләргә иркен ачам куңелне.
Абзый кырын карама, бу һич реклама түгел.
Шатланырга сәбәбем юк, тормышыма карасаң.
Син дә елмаерга тырыш, бәхет килә елмайсаң.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Dilemma Gintama  Sanji no yousei  Iste gidiyorum  Black in yellow  Тебе я больше не нужна Эвита  MainstreaM One - прошу не надо врать  РУССКИЙ ГИМН ЧМ-2018 FOOTBALL COMPANY  Золушка Песни из мультиков 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен