Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Халык жыры. Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәлә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем-түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? Күбәләккәй гөлгә кунган, Гөлдә булгач оясы. Минем күңелем сиңа тарта, Күбәләгем-түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Син бит күңелем кояшы. Аккош күлләрдә була ла, Борыны суларда була. Яшь чагында кемне сөйсәң, Күбәләгем-түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Күңелең шуңарда була. Тау астында, тал астында, Салкын чишмә түгәрәк; Очып барып кайтыр идем, Күбәләгем-түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Әгәр булсам күбәләк.