Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Мәк чәчәге, мәк чәчәге, Мәк чәчәге ал-көрән. Күкрәгемдә җаным ничек, Мин сезне шулай күрәм. Быел, быел, быел кыш Ник сайрамый былбыл кош? Ул канатын кагып сайрый — Минем кебек моңлы кош. Искән җилләр исәр инде Мамык шәль ябынсам да. Юк канатым, булмый очып. Никадәр сагынсам да. Уф дияргә ярамый, Уф дияргә ярамый. Уф диярга ярамыйла Уф дияргә ярамый. Янган йөрәк янар инде Уф дигәнгә карамый, Янган йөрәк янар инде Уф дигәнгә карамый