Милэшкэем (исполнитель: Золфия Минхажева)

Өй каршындагы миләшем, 
Минем якын сердәшем.
Чуалса фикер, хисләрем
Аның белән серләшәм.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың.
Сөйлә миңа, яшермичә
Иң кадерле уйларың, миләшкәем.

Иңнәреңә сөяләм дә,
Күзләреңә текәләм.
Юксынуга сер бирмичә,
Көтәсеңне мин беләм.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың.
Сөйлә миңа, яшермичә
Иң кадерле уйларың, миләшкәем.

Аңлый мине миләшкәем
Авыр кичерешләрем.
Көзге кырау балландырды
Аның да җимешләрен.

Миләшкәем, хәлең ничек,
Бармы әллә зарларың.
Сөйлә миңа, яшермичә
Иң кадерле уйларың, миләшкәем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я хочу тебя 2012  Take you back  Рядом ты  Новая жизнь  Lifeline  МЕРЕКЕ 
О чем песня
Золфия Минхажева - Милэшкэем?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен