я это ты ..ты это я (на татарском) (исполнитель: Татарские песни)

Сөйләсеннәр, без сирәк күрешәбез дип
Син һәрвакыт күңелем түрендә
Тик әйтсеннәр, безгә бергә язмаган дип
Гел шул гына күпләрнең телендә

Миндә бар син, синдә бар мин
Беркем кирәкми дә бүтән
Йөрәгемдә бар хисләрне
Сиңа гына бирәм күптән

Миндә бар син, синдә бар мин
Беркем кирәкми дә бүтән
Йөрәгемдә бар хисләрне
Сиңа гына бирәм күптән

Җәйләр үтте, килеп җитте салкын көннәр
Тик барыбер миңа бик син кирәк
Аңлый алмас яратмаган һәм көтмәгән
Сине уйлап, өзелә бит йөрәк

Миндә бар син, синдә бар мин
Беркем кирәкми дә бүтән
Йөрәгемдә бар хисләрне
Сиңа гына бирәм күптән

Миндә бар син, синдә бар мин
Беркем кирәкми дә бүтән
Йөрәгемдә бар хисләрне
Сиңа гына бирәм күптән

Йөрәгемдә бар хисләрне
Сиңа гына бирәм күптән
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Танир зверь внутри  Ю керо чу ю керо ча  Arman tovmasyan-jana jana  Белинда наизусть 1989  Mainstream ONE - До утра  Тбили- ты  13Front 
О чем песня
Татарские песни - я это ты ..ты это я (на татарском)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен