Эх, сез матур кызлар (П.Кубашев кое, Н.Васильев суз.) (исполнитель: Kazan Egetlare)

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Жанна фриске песня жанна фриске  Райна любов по скалата на рихтер  Тау-тау  Teen top missing you  Мара чё  Ундервуд любовь  You try as hard as you can to put my broken heart together  Wrath of God Crystal Castles 
О чем песня
Kazan Egetlare - Эх, сез матур кызлар (П.Кубашев кое, Н.Васильев суз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен