Син килгәнсең икән (Рәмис Аймәт сүз. Оскар Усманов муз.) (исполнитель: Гүзәл Уразова)

СИН КИЛГӘНСЕҢ ИКӘН

О. Усманов көе,
Р. Аймәт сүз.

Күкләр нигә биегәйгән дисәм,
Төннәр, дисәм, нигә яктырак.
Ярларына каккан дулкын кебек,
Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк.

Кушымта:
Син килгәнсең икән!
Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың,
Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка
Яши алмавымны белгәнсең,
Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә
Өмет пәрдәләре элгәнсең.

Кушымта.

Сүнәргә дип торган гомеремнең
Син кабыздың кабат шәмнәрен.
Киңәйделәр күңел офыкларым,
Төнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Киңәйделәр күңел офыкларым,
Төнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!
 [bad word]  [bad word] club3524919
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Вивев  Joe Williams Thou Swell  Ничто  Колыб  Звоню  Слышь че ты такая дерзкая  Yesterday-нервы  Прокати 
О чем песня
Гүзәл Уразова - Син килгәнсең икән (Рәмис Аймәт сүз. Оскар Усманов муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен