Заһир - Галия җыры(этием белэн энием жыры) (исполнитель: Айгөл Бариева - Рәсим Низамов)

/"Галия" спектакленнән/

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.

Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.

Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры.

Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала.

Галия:
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге яна, мәңге җырлана.

Заһир, Галия бергә:
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Инь-Янь - Камикадзе  Я закрою за собою  Пора бы выпустить пар Новый Рэп Баста  4atty aka Tilla - Приготовься писать дисс  Екиге журек болинип ернар айдар  Типси тип пммл  Белый свет черным станет Может быть  Я люблю тебя НПИ ГИМН НПИ 
О чем песня
Айгөл Бариева - Рәсим Низамов - Заһир - Галия җыры(этием белэн энием жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен