Карлы-янгыр (исполнитель: Rinata)

Күз яшьләре булып яңгыр ява,
Ник елыйсың, болыт, елама,
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Кушымта:
Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана,
Яшьле күзләреңне миңа төбәп
Гафу ит дип сорама.

Белмисеңер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәнлеген күңелем,
Өзелергә торган көзге яфрак
Ялгыз калган яфрак мин бүген.

Онытырга телим, мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем күзләрем,
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек түзәрмен?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Gogo Original Mix Kura  Тбили неадеквата  Планета Россия ВДЦ Океан  Хачик - вачик  А а я люблю тебя так бейби Selena Gomez  Розы Тимур Темиров  Ресницами касалась неба  B1one я тебя прощаю 
О чем песня
Rinata - Карлы-янгыр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен