Киек казлар. Р. Яхин көе, М. Ногман сүз. (исполнитель: Римма Ибраһимова)

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр...
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Не я не ты Loc-Dog  Exo - k - mama  We your eyes your you know i love you  Нервы -я бы  Тони Махони  Минус 15  Про кота ахахаха всем слушать Детские песни 
О чем песня
Римма Ибраһимова - Киек казлар. Р. Яхин көе, М. Ногман сүз.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен