~♥ღ♥~ Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем (исполнитель: Гузэл Уразова)

Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным...
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагынышлар эзләдем аңы...

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Шатланам: бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Misfits Runaway  Misfits You Belong to Me  Misfits Children in Heat  Misfits Rat Fink  Misfits Halloween II  Misfits We Bite  Misfits I Got a Right 
О чем песня
Гузэл Уразова - ~♥ღ♥~ Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен