Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Татар идек, әле кайчан гына, Богауларны өзеп атарлык... Инде кесәләрең капша да, әйт – Татарлыгың кая, татарым? Кайсы якка күчте кыйблаң синең... Кай дәфтәрдә дала әсәре? Болыт артындагы саргайган тап Кояшыңмы, башка нәрсәме? Горурлыгың кая, кая даның – Нәрсә кими бездә көннән-көн? “Я – татарин!” – дигән ишеләрдән Кимсенмисеңме син, милләтем?.. Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып, Көчкә-көчкә сулап таш ара, Ямансулый, әле кайчан гына Татарныкы булган башкала... Татар идек... “Без бит татар!” – дидек... Бөек татар, дидек, билгеле... Инде кесәләрең капша да, әйт – Кояш батып килә түгелме? Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? – Барыбыз да мескен, сынганнар... ...Юк, без күптән татар түгел инде, Без нибары... татарсыманнар...