Син-фэрештэм (Ты-мой ангел) (исполнитель: Марат Эксанов)
Нигә өздем микән чәчәкләрне? Биралмагач ,иркәм, үзеңә Сине генә өзлеп сөям дидем Әллә ышанмадың сүземә? Сөймисеңдер димә, ышан миңа Син бит минем җирдә бергенәм. Юлга чыксам йолдызым син, Авырлыкта - фәрештәм. Йолдыз булып яктырт юлларымны, Гомерлеккә бул син юлдашым. Син бит минем җирдә бердәнберем. Тормышымда якты кояшым. Сөймисеңдер димә, ышан миңа Син бит минем җирдә бергенәм. Юлга чыксам йолдызым син, Авырлыкта - фәрештәм.