Киек казлар китә /минус/ (исполнитель: Хәйдәр Бигичев)

Рөстәм Яхин көе Мостафа Ногман сүзләре

Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар —
Сагынышып килдек күрешергә.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр…
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дусларыбыз югалмас.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.

Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап кала күңелләр.
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.

Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Hools  Нация  Your foll  Спектакль окончен Гагарина  Кожаные куртки Юрий Визбор  Clowns  Красная Плесень новый год  Мокренькая кисонька на на 
О чем песня
Хәйдәр Бигичев - Киек казлар китә /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен