Гузель балачак (исполнитель: Илгэрэй)
Балачагым гел дә искэ тошә, Су чәчрәтем сулар керүләр. Куңелемдә онытылмас булып Мәнге калды матур мизгеллэр. Кайда калды гүзәл балачагым, Онытылып уйнап йөрүләр, Әнкәемнең орышасын белеп Курка – курка өйгә керүләр? Җәйләр җиткәч, бәбкә саклый идек, Экияти яшел аланда. Әткә каздан куркып елаулары Бүгенгедәй истэ хаманда. Кайда калды гүзәл балачагым, Онытылып уйнап йөрүләр, Әнкәемнең орышасын белеп Курка – курка өйгә керүләр? Хәтеремдә кулга чәчәк тотып Мәктәп бусагасын атлавым, Укытучы апа белән бергә Зур тактага хэреф язганым. Кайда калды гүзәл балачагым, Онытылып уйнап йөрүләр, Әнкәемнең орышасын белеп Курка – курка өйгә керүләр?