Өзгәләнә җаным (исполнитель: Нафкат Нигматуллин)
Өзгәләнә җаным Өзгәләнә җаным, Өзгәләнә тагын. Телгәләнә йөрәк, теленә. Өзелергә торган Сары яфрак сыман Кереп барам гомер көзенә. Көзге яфрак сыман Сагыш белән тулган Язмышларга ничек түзәсе?!. Берсен-берсе өзелеп, Өзелеп сөйгәннәрнең Бәхетләре булмый, күрәсең. Өзгәләнә җаным, Өзгәләнә тагын. Нәрсә җитми икән бу җанга?!. Әллә сине өзелеп, Өзелеп яратканга, Әллә гомер синсез узганга.