Кем син?♥... (исполнитель: Айдар Тимербаев)

Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың...
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
"Яратам", -дип әйтергә теләмим,
"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм...

Тикшермисең, гаеп эзләмисең,
Үпкәләмисеңме син?
Ләкин үзең минем хәлләремне
Әйтмәсәң дә беләсең...

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
"Яратам", -дип әйтергә теләмим,
"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм...

Парлылар да көнләшәләр иде,
Йөрәгебез тулмады.
Буш вәгъдәләр биреп бер-беребезне
Алдап йөргән булмады.

Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
"Яратам", -дип әйтергә теләмим,
"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм...

"Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... 
Кем син?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Morrissey i have forgiven jesus  Михаил дали река  Christina aguilera mother  Next To You  Я прошу вернись  Корни - А моя любовь живёт на 25 этаже  See you when you get there 
О чем песня
Айдар Тимербаев - Кем син?♥...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен