никах конегез белэн сезне) (исполнитель: Айнур -Фирая!!!)

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bekz прощай  Deep In Love Dj Nitkin Mash-up 2011 Tom Boxer  Deli balam  Marty тайна среднего полёта  Тебя не переспорить  V7 до свидания  Сонные глаза 
О чем песня
Айнур -Фирая!!! - никах конегез белэн сезне)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен