Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Күптән инде, күптән очрашкан юк, Хәтерлимсез бергә чакларны? Күңелләрдә йөргән татлы сагыш — Шул чакларның моңлы ядкаре. Уртак иде хисләр, айлы кичләр, — Без кертмәдек анда ятларны. Күңелләрдә йөргән дуслык хисе — Шул чакларның моңлы ядкаре. Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мең кат ятлады. Үткәннәрдән бары шул җыр калды, Ул җыр безгә яшьлек ядкаре